Рейтинг@Mail.ru
Уважаемый пользователь! Ваш браузер не поддерживает JavaScript.Чтобы использовать все возможности сайта, выберите другой браузер или включите JavaScript и Cookies в настройках этого браузера
Регистрация Вход
Войти в ДЕМО режиме

Каков брат, такова и сестра.

Игенче д. Шеморбашская волость Мамадышского уезда Казанской губернии.

Назад Современное название и административное отношение данного населенного пункта по справочнику:

Ныне не существующая деревня

Кладбища д. Игенче Тюлячинского района Татарстана



Авылы булмаса да, нигез онытылмый. Соңгы елларда исемнэре тарихта гына калган, төрле сэбэплэр аркасында яшэүдән туктаган авылларны барлап «Авыл көннэре» уздыру күркэм гадэткә керде. Бик күп эзлэнүлэр белэн оештырылган мондый төр бэйрэмнэр тарих белэн бүгенгебезне тоташтыручы чарага эверелде. Узган шимбәдэ шундый үзенчэлекле Авыл кеннэренең берсе 1970 елда яшәүдэн туктага^ Игенче авылында үтте. Авыл бүгенге көндэ Телэче районына кергәнлектэн, 6у очрашу ике райои өчен дә уртак бэйрэнгэ эйлэнде. «Яшьлегемэ кайттым» Ни кызганыч, авылның үткәне турында мәгълүмат бик аз. Өлкәннәр сөйләве буенча, ул колхозлашу елларында барлыкка килгән, нигездә Кукмара районыннан күченеп килеп төпләнгәннәр. Авылда барлыгы 16-17 хуҗалык яшәгән. Бер генә урамлы әлеге авылда колхоз оештырылып, авыл хуҗалыгы белән көн иткәннәр. Башлангыч мәктәп, амбарлар, колхоз кәнсәләре, сарык фермалары булган. Авылларны эреләндерү сәясәте башлангач, гаиләләр күченеп китә башлаганнар. 1970 елда авыл тулысынча юкка чыккан. Халык Әбдегә, Кукмара районына күченә. «Игенче - бик матур табигатьле, тыныч, ямьле авыл иде. Халкы да бик бердәм, тырыш булды. Без 1970 елның ноябрендә авылда соңгы гаилә булып әни белән Әбдегә күчендек. Мин V, VI, VII классларны Олы Арташта, аннан Икшермәдә укыдым. Гомер буе Әбде авыл советында сәркатип булып эшләдем.Авыл көне оештырылачагын ишетеп, бик дулкынландым, яшьлегемә кайткандай булдым», - дип кичерешләре белән уртаклашты Фәгыйлә апа Гыйльметдинова. "Үлгәннэрнең каберен бел!» «Өлеге яшәүдән туктаган авылда Авыл көне уздыру нияте миндә күптәннән яшәде. Ныклап бу эшкә әзерлек узган ел көз көне башланды. Ниятебезне район башлыгы Рәис Миңнехановка җиткергәч, ул хуплап алды. «Миннән нинди ярдәм кирәк?», - дип соравы миңа тагын да көч-куәт өстәде. Әлеге авыл тумаларын барладым, эзләнүләргә керештем. Май аенда әлеге авыл кешеләре бергәләшеп зирап-а өмә үткәрделәр. Шулай итеп әкренләп эш башланды», -дип сөйли әлеге чараны оештыручы Хәниф Тимербаев. Авылдашлар очрашуы да нәкъ менә изге җирдән - зирапа әрвахлар рухынадога кылудан башланды. Изге Коръән авазы бу җирләрне тагын да ямьләндереп, күңелгә тынычлык иңдерде. Әлеге зиратта ТР «Юл хәрәкәте иминлеге» оешмасы җитәкчесе, Татарстан Республикасы Президенты, районыбыз башлыгы - Рифкать, Рөстәм, Рәис Миңнехановларныңбабалары - Миңнехан Рәхмәтулла улы Рәхмәтуллин да җирләнгән. 1890 елда туган Миңнехан Рәхмәтуллин бирегә Мамадыш районы Бай Дусай авылыннан күчеп килә. Җәмәгате Өммелхода белән биш бала - Галимҗан, Мөнәвәрә, Нургали, Әхмәтгали, Җәүдәт исемле кыз-уллар тәрбияләп үстерәләр. Шунысын да әйтик, сугышта үлгән Галимҗан Миңнеханов портреты белән Татар -г стан Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиңү парау дында «Үлемсез полк»та катнаша Колхозлашу еллары башлангач, Миңнехан Рәхмәтуллинны колхоз җитәкчесе итеп билгелиләр. Көндез авыл хуҗалыгы ? эшен башкарып, кичен ул хезмәтләрнең учетын алып барган. Җәмәгате Өммелхода сарыклар фермасы мөдире булып эшли. Миңнехан Рәхмәтуллин суык конторада утырып, үпкәсенә суык тидерә. Авыруы сәбәпле сугышка алынмый. 1942 елда үпкә авыруыннан вафатбула. Легендар урманчы Нургали Миңнеханов Игенчедә туып-үсеп, Иске Икшермәдә урта мәктәпне тәмамлый. 1963 елда алар гаиләсе Кукмара районының «Нырты» совхозына күченә. Җир-Анабыз да тантана итте Авыл көненә җыйналган халык иң элек һәрберсе үз нигезенә тукталып, гүя яңадан авыл урамы торгызылды. Саба һәм Теләче районнарыннан берәр җигүле ат белән һәр нигез буенча бирнәләр җыелып, бүләкләр ат арбасына сыймады. Уен-көлке. җьф-бию яңгырады, бирнә җыючыларны хуҗалар каинар чәиләр, мич коймаклары белән каршы алдылар Кичтән яңгыр явып, иңкүлекләргә сулар җыйналса да, бәйрәмгә һич комачаулык тудырмады. Авыл көненә ерак араларны якынайтып кайтучылар күп иде.Рәүф абый Гәрәев әбисе нигезен зурлап Владивостоктан ук кайткан. «Хәерниса әбиебездә, шушы нигездә үстек. Еш кунакка килә идек. 1971 елдан бирле Владивостокта яшим. Еллар узган саен хатирәләр яңара, бик сөенеп, ашкынып кайттым», -ди Рәүф абый. 80 дистәне ваклаганнар да яшьлекләрен искә алып онытылып биеде, Казаннан кайткан 82 яшьлек Фәния апаҗырлап, биеп, думбрада уйнап авылдашларын сөендерде. Бу сурәтләп булмаслык җылы, ихлас, дуслык, туганлык бәйрәме иде. Җир-Анабыз да туган туфракны зурлап кайткан халыкбелән бергә тантана итте кебек. «Әтием сөйләгәннәрдэн хәтерлим» «Мин Итенче авылы турында әти сөйләгәннәрдән генә беләм. Зиратта бабайның каберендә булганыбызны, авыл урынын күрсәткәнен хәтерлим. Бүген төрле төбәкләрдә яшәүче авылдашларның очрашуы - бу үзе зур бәхет. Бәйрәмне оештырган Хәниф Тимербаевка, хезмәте кергәннәргә бик зур рәхмәт. Тарихта гына калган авылны искә алып бәйрәм оештыру халкыбызның тормыш дәрәҗәсен, үткәнебезгә кайтуын, зиратларга игътибар артуын күрсәтә. Болар - кеше өчен бик мөһим. Кичтән коеп яңгыр явуы да бу көн киләчәктә яшь буынның күңелендә калырга бәлки бер сәбәптер. Очрашу мизгелләре бик күңелле, яңа танышлар барлыкка килә, авыл белән бәйле хатирәләр яңара. Киләчәктә дә бу очрашулар дәвамлы булыр дип уйлыйм. Бәйрәм итү - барысы да үзебездән тора», - ди район башлыгы Рәис Миңнеханов. Мәйдан гөр килде Авыл көне мәйданда төрледән-төрле уеннар, җыр-моң белән дәвам итте. Уеннарга_чыккан беркем дә бүләксез калмады. Бәйрәм хөрмәтенә эстsanitized_by_modx& #39рада"йолдызлары Айдар Тимербаевsanitized_by_modx& #39,_АЛИНӘ Сафиуллина," Рәсим Низамов. Рифат Зар^пов^ Энҗеsanitized_by_modx& #39 Шәймурзина, Алинә Давыдова, Шәидуллинаматур концерт программасы тәкъдим иттеләр. Үзешчән сәнгать осталары, Теләче районнары мәдәният йортлары карында эшләп килүче фольклор коллективлар бәйрәмгә ямь өстәде. (Фотолар http://saby-rt.ru сайтында.)

фәридә Вилданова.

▼ РАСКРЫТЬ ▼
▲ СКРЫТЬ ▲

    Яндекс.Метрика
    © 2015-2024 pomnirod.ru
    Кольцо генеалогических сайтов