Татар халкы нинди географик киңлекләргә сибелмәгән дә, әдәбиятыбыз нинди җирлектә генә тумаган. Мәркәзебездән читтә яшәп иҗат иткән язучыларыбызның иҗаты да, һичшиксез, әдәби байлыгыбыз, мирасыбыз булып тора. Себер татарлары үз җирлегендә Булат Сөләйманов, Якуб Зәнкиев, Шәүкәт Сибгатуллин (Гаделша) кебек талантлы шәхесләрне үстергән. Аларның иҗатларында кырыс Себернең рухи җылысы саклана.
Себер татарлары әдәбиятында активлашу чоры XX гасырның 1960 нчы елларына туры килә. Әдәбият мәйданына күренекле прозаик Якуб Зәнкиев аяк баса.
Якуб Камали (Камалетдин) улы Зәнкиев 1917 елның 6 апрелендә Иркутск (Өркет) шәһәрендә туа. Ул – балачагы гражданнар сугышы чорына, ә яшьлеге колхозлашу, шәхес культы елларына туры килгән буын вәкиле. Аның әтисе Камали Төмән өлкәсенең Тубыл районы Хуҗайлан авылында бер дигән һөнәр остасы саналган, әнисе хәзерге Татарстанның Нурлат районындагы Эрә авылыннан Вәлит мәзин кызы укымышлы Зәкирәбану булган. Якуб кечкенәдән үк шундый зыялы гаиләдә тәрбияләнеп үсә һәм үзе дә бөтен гомерен укыту-тәрбия эшенә багышлый. Башта Тубылда колхоз яшьләре мәктәбен, аннары татар педучилищесын тәмамлый. Соңрак, 1940 елда, Төмән укытучылар институтының физика-математика бүлеген тәмамлый. 1942 дә үзе теләп сугышка китә һәм бик күп фронт юлларын үтеп, сугышны Прага шәһәрендә тәмамлый. 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә. Сугыштан кайткач Төмән өлкәсе мәктәпләрендә завуч, директор, Тубыл район мәгариф бүлеге мөдире булып эшли. Мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен «РСФСР мәктәпләренең атказанган укытучысы» (1957) дигән мактаулы исем бирелә.
Якуб Зәнкиев укучыларыбыз күңелендә киң яңгыраш тапкан «Иртеш таңнары» (1-2 китап, Казан, 1994; русчага тәрҗемәсе «Зори Иртыша», кн. 1, Тюмень, 1996, кн.2, 1998), «Ялкында өтелгән мәхәббәт»(Төмән, 1999; русчага тәрҗемәсе «Любовь, объятая пламенем», Тюмень, 2001) романнары, «Кайчыколак» (Төмән, 1994), «Луноликая Сузге» хикәяләр җыентыклары белән танылды. «Иртеш таңнары» романы 2002 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.
«Иртеш таңнары» романы үзенең колачы, вакыйгалар тыгызлыгы, геройларының катлаулы язмышы белән Зәнкиев иҗатының югары казанышы булып тора. Романның беренче китабы Тубыл-Иртеш ярларында яшәүче себер татарлары тормышында булган зур вакыйгаларны үз эченә ала, анда 1917 елдан алып 1941 елга кадәр чор сурәтләнә. Бераз соңрак басылып чыккан икенче китабында исә үзәктә Бөек Ватан сугышы чоры. Язучы үткән сугышка үз бәясен биреп кенә калмый, җиңүнең безгә ниләр бәрабәренә килүен дә ассызыклый, киләчәк буынны шул кыйммәтләрне онытмаска өнди. Болар: йөз меңләгән каһәрләнгән язмышлар, санап бетергесез югалтулар, төзәлмәс яралар, авырулар, инвалидлар, йорт-җирсез калучылар, толлар, ятимнәр, җимерелгән шәһәр һәм авыллар һ.б. Геройларның тирән кичерешләре аша язучы укучы алдына сугыш кебек олы фаҗигане күз алдына китереп бастыра. Романда сугышка кадәрге һәм сугыш чоры авыл тормышы конкрет детальләр белән сурәтләнгән. Бигрәк тә себер татарларының көнкүреше, дингә мөнәсәбәте, гореф-гадәтләре аеруча җанлы чагылыш тапкан. Роман геройлары үзләренең катлаулы язмышлары, куйган максатлары белән илебез тарихында булган каршылыклы заманны киләчәккә өметләр баглап, зур югалтулар һәм сынаулар аша үтәләр.
«Иртеш таңнары» дилогиясендәге кебек, «Ялкында өтелгән мәхәббәт» романы белән дә Зәнкиев үзен талантлы язучы итеп таныта. Әсәр вакыйгаларга бай, мавыктыргыч, кызыклы. Романда сурәтләнгән реаль вакыйгалар аерым сценалар аша гына түгел тарихи эпизодлар белән дә дәлилләнгән. Автор бигрәк тә Төмән ягы, Тобол шәһәре тарихын язуга зур игътибар бирә. Тарихи җирлекне күзаллаганда әдип билгеле шәхесләрне искә ала, укучыны шул төбәкнең үткәне белән таныштыра. Әсәрләрендә язучы фольклорның төрле формаларын оста куллана; Себер җирлегендәге легендалар, җырлар, афоризмнар, мәкаль-әйтемнәр, йолалар белән бәйләп сурәтләнгән урыннар бик отышлы. Хайваннар дөньясы, табигать күренешләренә кагылышлы ырым-ышанулар, сынамышлар белән бәйләү Себер колоритын тудыруда актуаль чагылыш тапкан. Тарихи вакыйгаларны туган ягының легендалары белән урынлы чагыштыруы язучы иҗатын тагын да мавыктыргыч итә. Шул рәвешле автор укучыны тормыш тәҗрибәсенә, халык зирәклегенә өйрәтә.
Якуб Зәнкиев үзенең язучы булып китүендә Аяз Гыйләҗевкә гомере буе рәхмәтле булып кала. Истәлекләренең берсендә: «...Аяз ул мине – физика-математика укытучысын язучы итәргә булышты», - дип искә ала. Алар 35 ел буе хат алышалар. А.Гыйләҗевнең бер хатыннан өзек: «... Йа, хода! Нинди кеше булып чыкты бу Якуб Зәнкиев? Бер-бер кодрәте бармы, әллә сөякләре сөйкемлеме, әллә инде артык нык эшлеклелегеннән шулай килеп чыгамы? Газеталарда Зәнкиев, радиода Зәнкиев, телевидениедә Зәнкиев... Таныш-белешләр шалтырата: Зәнкиевнең романы басылган, укыдыңмы? Укыдык, Ходайга шөкер! Нәкыя абыстай сабыр, йомшак тавышы белән романның (сүз «Ялкында өтелгән мәхәббәт» турында бара. – Г.Г.) беренче сандагы өлешен укып чыкты. Басылганчы кулъязма белән таныш түгел идем. Нык кызыксынып тыңлап яттым. Бик ярый, бу роман инде синең үз тавышың, үз аһәңең. Кыямгә рәхмәт! Ул романның эчке яңгырашын тапкан һәм сайлаган юлына тугры булып калган. Әле радиодан яңа гына «аулак өй» күренешен тапшырдылар. Әйбәт укыла, ышандырырлык яңгырый. Нурия дә, яшь мөгаллим Зиннур да хәтердә калырлык детальләр белән тасвирланган. Беләм, Зиннур – син үзең инде ул Якуб ага, синең яшьлегең, синең укытучы дигән һөнәр ияләренә гомерең буе саклаган хөрмәтең вә мәхәббәтең. Дөресен әйтим, әле ярый әсәргә мин тотынмаганмын, кул кызытып, син салган төзек бинаны сүтеп, өр-яңадан кора да башлаган булыр идем. Егет булдың, Якуб ага, тырыштың, себер татарларына багышланган тагын бер һәйкәл кордың. Халкыбыз гомерле булса, бу әсәр дә онытылмас. Синең исемеңне данлаганда, кояшның бер нуры миңа да кагылып китәр. Мин шуңа да бик канәгать! Котлыйм! Эшлекле кулыңны кысып: Аяз».
Якуб Зәнкиев себер татарлары җирлегеннән чыгып, сугыштан соңгы әдәбиятны үстергән беренче прозаик булып кала бирә. Ул татар әдәбиятын яңа темалар, кабатланмас образлар һәм вакыйгалар белән баетты, беренчеләрдән булып Себер халкы тормышының тарихи үткәнен укучылар күңелендә кабат яңартты.
Р.Г. Закиева