Себер торак пунктлары исемнәрен (ойконимнар) өйрәнүче галимә Х.Алишина язганча, «Географик исем – ул торак пунктларның адресы да, тарихы да, фәнни информация чыганагы да, горурлану темасы да, шагыйри дан җырлау да һәм кешенең эстетик хозурлык кичерүе дә»1.
Торак пунктлар үзенчәлеге – аларның төрлелегендә. Себер татарларының сөйләм һәм рәсми телендә кулланыла торган һәр географик исем – феноменаль күренеш һәм бу өч факторга нигезләнә:
Себер (Тубыл–Иртеш) татарлары Иртеш, Урта Обь һәм аларның кушылдыклары бассейнында яши. Монда Иртеш, Обь, Тура, Тубыл, Ишим, Вагай, Тәүде , Пышма, Агитка елгалары ага.
Россиянең иң зур төбәкләреннән берсе – Төмән өлкәсе. Ул 38 район һәм 26 шәһәрне берләштерә. Авыл җирлегендә яшәүче татарлар, башлыча, Төмән өлкәсенең көньяк районнарында: Тубыл, Вагай, Яркәү, Төмән, Ялутор, Түбән Тәүде, Аромашев, Уват, Исәт, Заводоуковскида яшиләр. Татар энциклопедиясендә бу районнар аерым мәкалә булып бара, мәс., татарлар иң күп яши торган район – Вагай районы (барлык халыкның 46%ын тәшкил итә). «Төмән өлкәсенең көньяк-көнбатышында 1931 елда оештырыла. Мәйданы – 18,4 мең кв. км. Үзәге – Вагай авылы... Халкы – 24256 кеше (2002). Татарлар саны – 10235... Идел буе–Урал татарлары биредә 1860–70 елларда урнаша башлый»2.
Себер татарларының тарихи формалашу үзенчәлекләре, табигый–географик мохит, социаль–икътисади шартлар авыллар проблемасына зур йогынты ясый. Себер татар авыллары, нигездә, елга һәм күл тирәләренә урнашкан, шунлыктан күбесенең исеме елга атамасы белән бәйле: Кырынкүл, Илкүл, Аккүл. Себердәге төрки телле халыкның ономастикасын җыю һәм өйрәнү белән шөгыльләнгән академик В.В. Радлов үзенең бер хезмәтендә гидронимнарга зур әһәмият бирә һәм елга исемнәренең Көнбатыш Себер ономастикасындагы мөһим ролен ассызыклый: Вәчир (рус. Ачир), Наскы (рус. Носка), Турай (рус. Тураево)һ.б.
Татарстан топонимикасын өйрәнүгә зур өлеш керткән күренекле галимнәребез Ф.Г. Гарипова, Г.Ф. Саттаров та нәкъ шундый фикердә торалар. Себер татарларының тарихын, сөйләш үзенчәлекләрен, көнкүреш йолаларын һәм йола терминологиясен тел галиме Ф.С. Баязитова өйрәнә.
Себер татарларында авылларны рәсми рәвештә юрт (тат. йорт) дип атаганнар: Демьяновлар йорты, Казымлылар йорты. Хәзерге көндә «йорт» сүзе рәсми телдә кулланылмый, ә алай да Юртобор (тат. Карагай) авылы бүген дә сакланып калган. Бу төрки сүзнең «өй», «җир», «ил», «ыруг» дигән мәгънәләре дә бар. Соңрак «юрт», рус теленә алынма сүз буларак кереп, Үзәк һәм Урта Азиядә яшәүче күчмә һәм утрак тормышлы халыкның күчереп йөртелә торган торагын аңлата.
Себердә татар торак пунктлары атамалары гасырлар буена үзгәрми, Тубыл–Иртеш татарлары авыллары XVI йөздәге исемнәрен саклап калганнар. 1897 елгы Беренче Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары турында Себерне өйрәнгөн галим С.П. Патканов үзенең «Статистические данные, показывающие племенной состав населения Сибири, язык и роды инородцев» дигән хезмәтендә йортларның (авылларның) рәсми исемен бирә, 2шәр яки 3әр исемле авылларны атый. Йортларның географик бәйләнешле чыганагын – елга, күл, чишмә исемен; күпме хуҗалык булганын, ир-атлар, хатын-кызлар санын бирә. Җирле татарларны Патканов «төп халык» яки «төрки татарлар» дип атый. Әгәр авылда берничә милләт вәкиле яшәсә, ул халыкның составын һәм санын күрсәтә.
Вакытлар узу белән, яңа татар авыллары барлыкка килә. Җирле татарлар яңа күченгән җирсез халыкка үз авылларында төпләнергә рөхсәт итмәгәннәр, күчеп килүчеләр, авыл пүчинкәсен оештырып, бүленеп чыкканнар.
«Яңа» яки «иске»сүзләре кушылып, бертөрле исемдәге авыллар барлыкка килгән: Каешкүл – Яңа Каешкүл, Болгар – Яңа Болгар.
Себер татар торак пунктлары атамасына күпкатлылык хас. 56 торак пунктның – 2шәр исеме, 4 пунктның 3әр исеме бар. Авылның беренче исеме – рәсми исем, икенче һәм өченчесе – халык телендәге исеме: Краснояр (рус.) – Кактамак, Кызылъяр (тат.); Тураево – Турай, Кечек Манчыл.
Бу – Тубыл–Иртеш буе татарларының катлаулы этногенетик составы турында сөйли.
Себер татарларында татар ойконимнар системасы үсеше 3 этапта бара:
1) 1394–1600 еллар. Себер Россия хөкүмәтенә кушылганчы, Себер татарларының топонимикасы формалашуның башлангыч чоры. Көнбатыш Себердә татар дәүләтләре (Төмән, Себер ханлыгы) Казан, Касыйм, Кырым ханлыклары, Нугай урдасы белән тыгыз элемтәдә тора. Себер патшалыгының нигезен татар аристократлары тәшкил итә.
Күп кенә күренекле тарихи шәхесләрнең исемнәре Себер татарлары топонимикасында чагылыш тапкан. Бигеш, Үтәш, Бикбулат исемнәреннән Бегишево, Утяшево, Бикбулат атамалары барлыкка килгән.
Татар ойконимнарында элеккеге кабилә һәм ыруг исемнәре дә сакланган: Калмаклылар, Сагай, Коллар, Тукман.
2) 1600–1917 еллар. Себер Россия хөкүмәтенә кушылгач, татар географик исемнәренең рус топонимикасына кушылуы һәм адаптация чоры башлана.
Патша хөкүмәте татар авыллары исеменә тими, иске географик исемнәр сакланып калына. Татар торак пунктлары исемнәре рус ойконимнарын нигезли. Бу чорда Көнбатыш Себергә Россиянең Европа өлешеннән татарлар бик күп килә. Идел буе татарлары П.А.Столыпинның аграр реформасы чорында күпләп күченә. Үзәк Россия һәм Идел буе аз җирле крәстияннәрен патша хөкүмәте Себер һәм Ерак Көнчыгышка буш җирләрне үзләштерергә җибәрә. Тимер юлы төзелгәч, 1906–1910 елларда бу җирләргә күчеп килүчеләр саны тагын да арта.
Идел–Урал һәм Себер татарлары ойконимнары системаларының бер-берсенә йогынтысы Татарстан Республикасының һәм Төмән өлкәсенең көньягындагы кайбер авыл исемнәренең бертөрле булуында чагыла: Аккүл, Варварино, Камай, Карабаш, Тархан, Болгар, Алга атамалары бездә дә кабатлана.
Тубыл районында Алга исемле татар авылы бар. Русча исеме – Алга, татарча варианты, ни сәбәпледер, Уба. Бу җирләргә татарлар Идел буендагы ачлык чорында Сарман районыннан күченгәннәр һәм үзләре белән авыл исемен дә алып килгәннәр. Тагын бер мисал: Түбән Тәүде районының Яңа Болгар авылы. Төп халкы – Казан төбәгеннән күченгән татарлар. Халык белән бергә Татарстандагы авыл исеме Себергә күченгән.
Татарстандагы һәм Себердәге авыл исемнәренең кайберләрендә бертөрлелек тулысынча түгел, ә өлешчә генә күзәтелә: Кашкара – Каскара, Карадуван – Дуван, Казанка – Казанлы.
3) 1917–2014 еллар. Совет дәвере һәм советтан соңгы чор. Бу вакыт аралыгы, Октябрь революциясе җиңгәннән башлап, хәзерге көнгәчә дәвам итә. Бу еллар бик зур сәяси вакыйгаларга бай: күмәкләштерү еллары, колхоз-совхозлар төзелү, нефть һәм газ ятмаларын үзләштерү, үзгәртеп кору чоры, КПСС һәм СССР ның таркалуы, социалистик халык хуҗалыгын үзгәртү. Бу вакыйгалар авыллар тарихына йогынты ясамыйча калмый.
1970–80 елларда Көнбатыш Себердә нефть-газ ятмалары үзләштерелә башлагач, халыкның монда күченү процессы тагын да көчәя. Татарстаннан, Башкортстаннан, Идел буе һ.б. төбәкләрдән татарлар күчеп килә.
Соңгы еллардагы социаль-икътисади үзгәрешләр Себер якларына да кагыла. Хәзерге вакытта Себер татарлары татар, рус, рус-татар авылларында, Төмән өлкәсе шәһәрләрендә яшиләр. Башлангыч чорда алар өчен гарәп һәм фарсы теле мөһим роль уйнаса, хәзерге вакытта рус теленең йогынтысы нык сизелә.
Радио-телевидение, газета-журналларда, Интернетта торак пунктларның исеме русча гына, ә татарча вариантын табу һәм энциклопедиядә дөрес итеп бирү – зур проблема. Икенче мәсьәлә – күп кенә татар авылларының исеме рәсми документларда русча гына, ә татарча атамасы халык телендә генә йөри. Бу очракта нишләргә? Өченче мәсьәлә – берничә исемле авылның төп атамасы итеп кайсын бирергә?
Төмән өлкәсенең татар ойконимнары системасы азмы-күпме эшләнгән, шунлыктан монда эш җиңелрәк. Шактый гына торак пунктларның татарча исемен табуга ирештек, аларны кушымта итеп бирәбез.
Файдаланылган әдәбият исемлеге
Төмән өлкәсе авыллары исемлеге
Авылның русча исеме |
Авылның татарча исеме |
Казанка |
Казанлы |
Чикча |
Шыкча |
Мыс |
Караборын |
Лямчай |
Ләмчәй |
Ипкуль |
Ипкүл |
Алга |
Уба |
Ивашкино |
Кыткүл |
Кулики |
Көлек |
Абазбакеево |
Калмаклар |
Новоуфимск |
Чумык |
Новопетрово |
Яңавыл |
Уткарма |
Үткәрмә |
Байкал |
Бухара |
Яр |
Аккүл |
Менгар |
Мәңгәр |
Аманаты |
Манат |
Акияры |
Акъяр |
Малая Каскара |
Өштүбә |
Ембаево |
Ямбай |
Якуши |
Ябызбы |
Есаулово |
Талмы |
Андреевское |
Индерәй |
Янтык |
Талмыхан |
Казарево |
Кырын Күл |
Чебурга |
Күкрәнде |
Озёрная |
Күлавыл |
Кобяк |
Күбәк |
Тарханы |
Кала |
Юртобор |
Карагай |
Конченбург |
Кәнчәбер |
Киндер |
Киндерле |
Краснояр |
Кызылъяр (Кактамак) |
Верхний Ингал |
Югары Йөгәнле |
Истяцкая |
Иштәк |
Яр |
Исәт |
Второвагай |
Икенче Вагай |
Устамак |
Эстамак |
Ачиры |
Ачир |
Нерда |
Ваңгы |
Ново – Атьялово |
Атъял |
Ирек |
Арткавыл |
Дулепино |
Аккүл |
Вершина |
Ачытбаш |
Старицкая |
Үләртеш |
Арапово |
Хан авыл |
Большие Акияры |
Олы Акъяр |
Абаул |
Убавыл |
Аспана |
Кышавыл |
Карбаны |
Карбан |
Старо-Каишкуль |
Кәйеш |
Матмасы |
Кугалы |
Комарово |
Комарау |
Епанчино |
Хуҗалайн |
Куларово |
Коллар |
Казарово |
Кырыңкүл бистәсе |
Баишево |
Баиш |
Малое Чечкино |
Нусук |
Уфа |
Уба Коллар |
Тураево |
Турай |
Тоболтуры |
Тубылтора |
Ахманы |
Урманбаш |
Шатаново |
Шатан |
Казарово |
Кырынкүл |
Абаул |
Убавыл |
Татарский Сингуль |
Сәел (Сәйел) |
Осиново |
Бумаер |
Варвара |
Бурбар |
Пушняцкая |
Пушнаш |
Ревда |
Рауды |
Матмасы |
Рәгес |
Ново - Каишкуль |
Сала |
Ренчики |
Рәнчек |
Средние Тарманы |
Тарман |
Медянки |
Сатылган |
Кульмаметьево |
Селәс |
Баишево |
Баиш |
Ишменево |
Нешшә |
Митькино |
Меткә |
Муллаши |
Муллаш |
Ембаево |
Манжел (Ямбай) |
Янтык |
Талымхан |
Ивашкино |
Кыткүл |
Кускургуль |
Кыскыркүл |
Ново – Аптула |
Көсәйкүл |
Тахтагул |
Ләчек |
Мотуши |
Түре |
Бегитино |
Бигәтен |
Чечкино |
Тархан |
Г.Х. Галимуллина, А.Б. Насибуллина
http://kzref.org/akademiya-nauk-respubliki-tatarstan.html?page=27