Югары Утар авылы тарихы..
Элек Түбән Утар ,Югары Утар урыннарында маллар ябып асрый торган утарлар булган. 1460 нчы еллар тирәсендә Мичән авылыннан 4 нәсел күчеп килгән. 3се билгеле Асаф, Сафуан, Егор. Бу авыл чукындырылган өлкәннәр Иван Грозный чорында диләр. 1861нче елгы реформадан соң Лаеш ягыннан руслар күчеп килә. Авылда чиркәү һәм часовня салына. Ә мәчет бары 1908 нче елда гына сафка баса. Һәр авылдан күренекле шәхесләр чыккан. Шул исәптән , Югары Утар авылы да илебезгә күпләгән күренекле фидакарь затлар биргән авыл. Табигатьнең искиткеч матур урынына төпләнгән авылда, элек- электән халык белемгә омтылган. Авылдан, югары белем алып, укытучылар, юристлар, хәрби һәм фән белгечләре илебезнең төрле төбәкләрендә намуслы хезмәтләре, фидакарь батырлык үрнәкләре күрсәтеп зур абруй казандылар. Заманында 300гә якын хуҗалыгы (хәзерге көндә 30) булган авылдан, 57 югары белемле шәхесләр чыгуы белән авыл бүгенге көндә зур горурлык хисе кичерә. ә бит авылда 2 милләт( 40%ы руслар) кешеләре яшәгән. Манаралы мәчете, чиркәве булган бу авылда русы- татары бердәм булып, тату дуслар булып гомер кичергәннәр. 1930нчы елларда, Түбән һәм Югары Утар авылы халкы колхозга берләшәләр. Колхоз үзәге саналган Югары Утарда, авыл Советы, элемтә бүлекчәсе, тегү артеле, ике катлы кибет, май заводы була. Ике авыл арасында сыер, сарык, дуңгыз, тавык фермалары була. 1900 нчы елда авылда урманчылык, ә 1902нче елда тирә- юньдә данлыклы рус-татар мәктәбе ачыла. 1913нче елда урманчылык Шәмәрдәнгә күчерелү сәбәпле, аның урынына ТБУМ (тулы булмаган урта мәктәп) оеша. Абруйлы , зыялы зат Хәмидуллин Сәетҗан җитәкләгән бу мәктәптә рус һәм татар балалары 2 телдә белем алганнар. Интернаты, ашханәсе, мунчасы булган мәктәптә, тирә- яктагы 16 авылдан килеп укыганнар. Ә сугыштан соң мәктәп, сугышта әти-әнисен югалтып ятим калган сау- сәламәт балалар йортына әйләнә. Бу йортта балаларга 4 класслы белем бирелә. Ә инде 7нче сыйныфны Керәннегә йөреп укыйлар.
Бер Югары Утар авылыннан гына күпме алар, башларын салганнар, яудан исән кайтканнар.
•Әпсәләмов Минзакир Әпсәләм улы- генерал-майор.
•Әпсәләмов Касыйм Әпсәләм улы- югары белемле укытучы, сугышта үлә.
•Хәбибуллин Зәки Хәбибулла улы- подполковник, Советлар Союзы Герое, 1945нче елның 1 маенда һәлак була.
•Галиев Вәли- офицер, Зәки Хәбибуллинның яшьлек дусты, бергә укыйлар, фронтта да бергә булалар.
•Башаров Басыйр- хәрби диңгез флоты офицеры.
•Закиров Әхел- офицер.
•Хәмидуллин Нәҗип- бронетанк гаскәрләре офицеры.
•Ибәтуллин Вәли- Хәрби Һава Көчләре офицеры.
Авылдашлары әле дә аның “Авылны, туган нигезне карап, очып үтәм. Төшеп булмый- приказ юк,- дип әйткән сүзләрен әле дә хәтерлиләр.
•Ибәтуллин Муланур- Тадҗикстанда, Үзбәкстанда Совет властен урнаштыруда актив катнашкан татбригада җитәкчесе.
•Ибәтуллин Сәлих- ТАССР Югары Суды председателе урынбасары.
•Ибәтуллин Муллаян- районыбыз оешкан еллардан ГПУ начальнигы.
•Ибәтуллин Котдус- белемле юрист, полковник, 1930нчы елларда райбашкарма комитеты председателе.
•Филипов Алексей Виниаминович- Ленинградта яши, шунда вафат була, генерал.
•Бертуганнар Гаяз һәм Хәния Ситдиковлар- югары белемле укытучылар. Хәзерге вакытта гүр ияләре. Гаяз Ситдиков сугышта катнаша, полк разведкасында өлкән сержант була.
•Ибәтуллина Наҗия- югары белемле укытучы.
•Ибәтуллин Усман Әлмөхәммәт улы- офицер. 1917нче елның 23нче февралендә туа. 1932нче елдан ВЛКСМ члены, 1934нче ФЗӨда белем ала, Казанда эшли. 1943нче елдан КПСС члены, 1938 - 1947нче елларда Тын океан Хәрби флотында офицер. Сугышта катнаша, Порт- Артур, Дальный портларын азат итүдә катнаша. Лаеклы ялга киткәнче, эзләү бүлегендә хезмәт куя. Сугыштагы һәм хезмәттәге батырлыклары өчен “ Кызыл Йолдыз ордены” , “За боевые заслуги”, “ Адмирал Нахимов”, “ За отличную охрану общественного порядка” һәм башка медальләр белән бүләкләнә.
Бер Югары Утар авылыннан гына күпме фидакарь затлар, каһарман хәрби шәхесләр. Бу язмада генерал Әпсәләмовның 95 еллык (1886-1981) гомеренең иң җитлеккән чорына, илебез һәм халкыбызга хезмәт иткән данлы елларын сөйләп үтмәкче булам. “Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады”, - дибез икән, тарихны торгызырга тиешбез.
Халкыбызның каһарман улы, Совет Коралы Көчләренең күренекле гаскәр башлыгы, хәрби фәннәр докторы генерал-майор Әпсәләмов Минзакир Әпсәләм улы 1886нчы елның 10нчы декабрендә Казан губернасы, Мамадыш өязе Югары Утар авылында крестьян гаиләсендә туа. 1913нче елда чиркәү-мәхәллә мәктәбенең 2 классын тәмамлый. 1914нче елда җир эшләре укытучысы исемен алу өчен имтихан тапшыра. 1915нче елның июнь аенда армиягә чакырыла. Февраль революциясенә кадәр 35нче Себер запас полкының Төмән шәһәрендә рядовой һәм унтер офицер дәрәҗәсендә хезмәт итә, Февраль революциясеннән соң, 7нче ротаның командиры итеп сайлана. Бер үк вакытта аны полк суды члены итеп билгелиләр.
Зур ышаныч яулаган Минзакир Әпсәләмов озакламый Төмән гарнизонының мөселман сугышчылары комитетының председателе итеп билгеләнә.
Армия съезды төзелү һәм иптәш Крыленко боерыгы белән 1918нче елның январь башында 11нче армиядә, татар сугышчыларыннан гына торган кызыл гвардия батальоны төзелә. Минзакир Әпсәләмов батальон командирының адъютанты була. 11нче армиянең сугышчыларына хәрби хезмәттән бушатыла башлау белән үк ,татар мөселман батальонына армиянең коралын, обоз, хәрби инвентарьларны таркатмыйча саклау бурычы йөкләнә. 1918нче елның март аенда немец сугышчылары һәм украина гайдамаклары, Украинага һөҗүм башлыйлар. Көчләр тигез булмый. Күп корбаннар биреп, татар батальоны РСФСРга күченергә мөмкинлек туа, шунда урнаша. Солдатлар Симферополь һәм Севастополь каравыл командасын кушылырга чакыралар, офицерлар катгый каршы чыгалар. Минзакир Әпсәләмов Крым атлы полкының инвентарьларын исәпкә алу өчен язучы- хисапчы сыйфатында җибәрелә. Мөмкинлектән файдаланып кыю офицер 1918нче елның декабрендә шәһәрдәге подполье оешмасы белән элемтәгә керә. Каравыл командасында эшләү өчен мөмкинлек туа. Турыдан- туры оешма белән берлектә, деникинчылар белән көрәшне оештыру, кораллы восстаниене күтәрү эшләре алып бару турында аңлату эшләре алып бара. Тиздән ул үзе дә, старшина дәрәҗәсендә, Севастополь шәһәре каравыл командасына кабул ителә. Севастополь командасы Симферопольдә туплана. Каравыл командасының аерым составы революцион кызылгвардия сугышчыларыннан торуы сәбәпле, Әпсәләмовка бу эш якыннан таныш, эшләве җиңел була.
1919нче елның апрель башында Кызыл Армия һөҗүм башлый, Перекоп өчен сугышлар башлана. Симферопольдә подполье обкомы җитәкчелегендә кораллы восстание оештырыла. Восстание план карары нигезендә Минзакир Әпсәләмовка 2нче каравыл командасының эшен күзәтеп бару, восстание көнендә шәһәрнең телеграф, госбанк, тимер юл станциясен, деникинчылар армиясенең штаб өлешләрен күзәтү, шәһәрдә калган дошманны камау, алар кулындагы төрмәне кулга төшереп тоткыннарны азат итү, обком һәм шәһәр комитетын дошман һөҗүменнән саклау бурычы йөкләнә. Әпсәләмов боерыгы буенча Севастополь командасы берләштерелә һәм татар кызылгвардия отряды төзелә. Бу килеп туган кискен мәсьәләне хәл итәргә мөмкинлек тудыра. Бу вакытта күп шәһәрләр восстаниегә кадәр, каравыл сагы астында була. 9нчы апрельдә Симферопольдә Совет власте урнаштырыла. Ә инде 11нче апрельдә Кызыл Армиянең Симферопольгә керәләр. Татар кызылгвардия отрядлары аларга кушыла. Шул вакыттан алып Минзакир Әпсәләмов СССР Кораллы Көчләрендә, лаеклы ялга чыгып, отставкага киткәнче кадрлар составында тора.
1919нчы елның апрель аенда Симфеополь шәһәр партия организациясенең 1нче утырышында Минзакир Әпсәләмов Коммунистлар партиясенә кабул ителә. Подпольеда эшләгән чорлары кандидат чорына кертелә. Кырымда Совет власте ныклап урнаша. Әпсәләмов Симферополь Совдепосының депутаты булып сайлана. Оештыру сәләтенең югары, көчле булуын исәпкә алып, аны мөселман сугыш коллегиясенең председатель урынбасары итеп билгелиләр. 1919нчы елның җәйге айларында, татар сугышчылары отрядында деникинчыларга каршы Керчь фронтында сугыша. Көчле контузия алып Казанга озатыла.
Сәламәтләнгәч, 1919нчы елның октябрендә Генштаб Сугыш Академиясенең тыңлаучысы булып кабул ителә. 1922нче елның октябрендә ул бу Академияне уңышлы тәмамлап чыга. Хәрби осталыгын, оештыру сәләтен исәпкә алып, аны Төркиядә СССР илчелеге өлешендә (1922-1927) хезмәт итәргә билгелиләр. Ә инде 1927-1931 нче елларда Кавказ Кызыл Байраклы армиянең бүлек начальнигы булса, 1931-1933нче елларда Әзербайҗан дивизиясенең беренче тау -укчы полкында комиссар- командир вазыйфасын үти. 1933-1937нче елларда Иранда Совет илчесе булып эшли. 1937-1940нчы елларда Әпсәлмов курс начальнигы, разведка кафедрасының һәм Фрунзе исемендәге Академиядәге Чит армия начальнигы була һәм доцент исеме ала. 1939-1940нчы елларда Финляндия белән сугыш вакытында, Төньяк- Көнбатыш фронтының разведка начальнигы, аннары бу сугыш тарихын язучы булып катнаша. Ватан сугышы башында 1941нче елның 26нчы апрелендә фронтка китә. Сугышның Украинада барган өлешендә партизан отрядлары хәрәкәтенә җитәкчелек итә, аннары көнбатыш юнәлешендә разведка начальнигы була. Бу хәрби вазыйфаларны ул 1941нче елның июнь, июль, август айларында башкара. Ә 1941нче елның сентябрь аеннан 1943 нче елның маена кадәр 17нче запас укчы бригадасының командиры, соңыннан 4нче укчы бригаданың командиры, бер үк вакытта Уфа гарнизонының начальнигы була.
Энегргияле һәм тәвәккәл генерал, сугыш белән җитәкчелек итәргә аеруча сәләтле, корпус- штаблар белән җитәкчелек итәргә оператив- тактик яктан яхшы әзерлекле була. Шуңа да сугыш тәмамлангач та, 1946нчы елның июненнән алып 1966нчы елга кадәр, отставкага киткәнче, Ворошилов исемендәге Югары Хәрби Академиядә эшли. Анда өлкән укытучы, фәнни- тикшеренү эшләре алып баручы бүлекнең начальнигы була. Академия Советының секретаре булып эшли. Доцент, сугышчан фәннәр докторы дигән югары исемнәр ала. 228 битлек 51 мәкалә яза. Шуларны 27се матбугатта басыла. Сугыш вакытында күрсәткән батырлыклары өчен легендар якташыбыз, районыбызның Югары Утар авылында туып- үскән Әпсәләмов Минзакир Әпсәләм улы Совет хөкүмәтенең олы үләкләре- орден һәм медальләре белән бүләкләнде. “Ленин”, “Хезмәт Кызыл Байрагы”, “Почет билгесе”, “Богдан Хмельницский” (1нче дәрәҗә), “Суворов” (2нче дәрәҗә) орденнары күп сандагы медальләр якташыбызга бирелгән лаеклы хөкүмәт бүләкләре. Ә без, үз чиратыбызда легендар шәхес, якташыбыз (сугыштан соң Мәскәүдә яшәп, 1981нче елда вафат булды) генерал Әпсәләмов Минзакир Әпсәләм улы белән тулы горурлана алабыз. Без беркемне дә, бернәрсәне дә онытырга тиеш түгелбез. Үткәннәрсез киләчәк юк.