Историческая справка
Безнең авыл җирлегенә дүрт авыл керә: Курсабаш, Түбән Утар, Югары Утар, Өчиле ( төп документларда Сүлә, Сюля ) .Аларның Һәрберсенең үзенә генә хас тарихы бар. Шулар арасыннан Югары Утар белән Курсабаш авыллары тарихына тукталасым килә. Югары Утар авылы элеккеге авыл советы урнашкан үзәк һәм дә тарихи шәхесләре белән данлыклы авыл. Курсабаш – минем туган авылым , хәзерге вакытта төп объектлар урнашкан җирлек.
Курсабаш урта мәктәбендә “Туган якны өйрәнү “музее бар. Ул 1991нче елның 15нче маенда ачылган. Музей ачу эшен башлап йөрүче - шул вакытта тарих һәм җәмгыять белеме фәннәреннән белем бирүче укытучы - Закирова Дания Якуп кызы. Шул чордан башлап музей бай материал туплаган. Истәлекләр, хатирәләр, документлар, экспонатлар, альбомнар, фотолар үткән тарихыбызны искә төшереп тора. Авыллар тарихы өлкәннәр сөйләве буенча язып алынган. Мин дә зур кызыксыну белән авылым тарихы турындагы материаллар белән танышып чыктым.
Курсабаш авылы тарихы.Үткәннәрне сагынып искә алганда, кемнең генә туган авылы матур истәлекләр белән бәйләнеп, күз алдына килми икән!
Аның син таптамаган сукмагы, син белмәгән җиләклеге, чикләвеклелеге, кузгалаклылыгы юктыр.Син менмәгән тавы, аякларыңны коры ботакларга сыдыртып, күлмәк итәкләреңне, җиңнәреңне ерттырып йөрмәгән урманы юк, синең кулың тимәгән шомырты, миләш агачлары юк.
Безнең авылның исеме Курсабаш (Саба районы). Ә ни өчен соң авылның исеме Курсабаш?
Күпне күргән авыл картлары Нәгыйм, Ярмөхәммәт, Зарифулла, Сәлмән бабайлар менә нәрсәләр сөйлиләр.
1657нче елларда,моннан 352 еллар элек, бу урыннар тоташ каен, чыршы урманнары белән капланган булганнар. Урман эчендә таулы урыннар булып, тау итәгеннән чылтырап чишмә сулары аккан. Бу елгачыкның исеме Курса булып, шушы урманнар эчендәге тау итәгеннән башланган.
Курса елгасының тау башына хәзерге Арча районы Му авылыннан ике улы белән Дәрәхи исемле әби күчеп килеп урнашкан. Алар белән бергә Йөрмәкә карт та килгән.
Әби улларына урманны кисеп, ашлык чәчү өчен, җир хәзерләргә кушкан. Йөрмәкә карт каен тузыннан чиләкләр ясап көн иткән. Шулай итеп халык арта барган.
Бу урыннан бераз читтәрәк, аларга күршеләр булып, марилар яшәгән. Билгеле, бу чорда алар дус яшәмәгәннәр. Татарлар мариларның мал – туарларын үз җирләреннән куганнар, урлап суйганнар, кимсеткәннәр. Соңга таба марилар бу урыннан китеп барганнар.
Бу урында авыл барлыкка килгән. Дәрәхи карчык, Курса суының башлангычы тау итәгендә булганга күрә, авылга Курсабаш дип исем биргән. Тора – бара бу авылның исемен Курсабаш дип атаганнар.
Бүгенге көндә авыл тирәсендәге таулар да үткәннәрне хәтерләтә.Менә ”Зәрә”тавы.Анда Дәрәхә карчык гомеренең соңгы көненә кадәр яшәгән.Чыннан да, бу тау итәге буйлап су ага, тауның бер ягына колхозыбызның тимерчелеге урнашкан. Ә тау итәге нинди матур! Җәй көне ямь-яшел чирәмлеккә күмелә. Әгәр дә тау итәгенә менсәң, авылның чиксез матурлыгын күрәсең. Кичләрен хезмәтне сөюче авыл яшьләре ял итәргә, уенга чыгалар. Тауның исеме авылыбызны оештыручы кыю, батыр йөрәкле Дәрәхи карчык исеменә багышлана. Дәрәхи дигән исемнән тау исеме “Зәрә” булып кына кала.
Йөрмәкә карт та үзенең онытылмаслык исемен калдырган. Йөрмәкә карт урманнан чистарткан урыннардан колхозыбыз иксез-чиксез мул уныш ала. Шулай итеп, халык арткан, авыл барлыкка килгән. Ләкин табигатьнең байлыгы күп булса да, халыкның тормышы авыр булган.
Илебез тарихында 1914 нче елда империалистик сугыш – талау сугышы була. Патша Россиясе дә бу сугышка килеп керә. Сугышка эшче – крестьяннарны мәҗбүри алалар. Сугыш аркасында ил бөлгенлеккә төшә. Хезмәт иясе массасы талау сугышына ризасызлык белдерә. Шуннан соң 1917 нче елгы февраль революциясе башлана. Февраль революциясеннән соң, тәхеттән патша төшерелсә дә, илдә ике властьлылык хөкем сөрә.Хезмәт иясе массасы ике властьлылык белән килешми. Шушы вакытта большевиклар партиясе халыкны азатлыкка алып чыгуда армый-талмый эшли, октябрь инкыйлабы була.
1918 нче ел гражданнар сугышы. Дошман әле тынычланырга теләми. Власть башыннан төшерелгән изүче сыйныфлар, чит ил интервентлары һәм империалистик илләрнең ярдәме белән, яшь совет Россиясенә каршы сугыш башлады.
Илдә тыныч тормыш өчен бөек төзелеш эшләре бара. 1917 нче елга кадәр Курсабаш авылы халкы аерым йортларда дин тотсалар, 1917 нче елдан соң халыкны диннән арындыру өчен яңа типтагы башлангыч IV классы совет мәктәбе ачыла. Бу мәктәп читтән килгән Кадыйров Газизнең өенә урнашкан була. Хәзерге көндә бу йортта Шәймиев Нәҗип абыйлар гомер итә. Яшь буынны тәрбияләүдә, белем бирүдә Курсабаш авылы гражданы Галимов Муллахан үз хезмәтен куйган. Октябрь көннәрендә Курсабаш авылында 170 хуҗалык булып, 1000 җан исәбеннән тигез хокукта җирсез крестьяннар җир алганнар. Бу чорда крестьяннар игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә. Моннан башка алар һөнәрчелек – итек басу, тегүчелек белән шөгыльләнгәннәр.Менә 1921нче ел җитә. Халык өчен иң авыр еллар. Илдә корылык башлана, иген уңышы булмый. Халыкның күп өлеше ачлыктан үлә, кайберләре чит төбәкләргә күчеп китә.
Шушы чорда хөкүмәт яңа экономик политика кертә. Ялгыз хуҗалыклы крестьяннар аерым җирләрне эшкәртергә тиеш була, ләкин җирне эшкәртергә аларның көчләре җитми. Мул уңыш ала алмыйлар. Аларның күбесе бөлгенлеккә төшә. Авылда кулак сыйныфы вәкилләре барлыкка килә.Яңа экономик политика бетерелә, илне күмәкләштерү башлана.
1930 нчы ел – крестьяннар хөкүмәт тарафыннан чыгарылган карарларга кушылып, күмәк хуҗалыкка берләшә башлыйлар. Күмәк хуҗалыкка берләшү берьюлы булмый, чөнки халык күмәк хуҗалыкка берләшүнең асылын аңламый. Шулай да күмәк хуҗалыкка тугыз хуҗалык берләшә. Менә алар: Вильданов Ногъман, Галимов Хөзерхан, Вильданов Сәлмән, Шакиров Хан, Бәйрәмов Әхмәт, Галимов Мулләхмәт, Вильданов Нургали, Ситдиков Вәли, Бәдретдинов Гомәр.
Югарыда язылганнардан Ситдиков Вәли дигән кеше кулак була. Коллективның башка членнары да кулак йогынтысына бирелә.Бу кешеләр күп кенә ялгышлар ясыйлар. 1931нче елда авыл тагын күмәкләшә. Колхоз белән җитәкчелек итүдә шушы авыл гражданы Вильданов Ногъман сайлана.
Бу өлкәдә түбәндәге кешеләр колхоз председательләре булып эшлиләр: Җиһаншин Мөбәрәкша, Гайнетдинов Шәймөхәммәт, Дәминов Нәгыйм, Садыйков Салих, Газимәрдәнов Газиз, Сафин Булат.
Агач сука, агач тырмадан башка кораллары булмаган хуҗалык берләшә. Авыл хуҗалыгы эшләре кул һәм ат көче белән башкарылган. Авыл хуҗалыгы акрынлап техникага күчә. Трактор, машиналар МТСларга берәм – берәм агыла башлыйлар. Иң беренче Шәрип исемле кеше колесный тракторын Курсабаш авылы Атау урамына алып кайтып туктата. Бөтен кеше трактор карарга җыела. Суктыра торган комбайн ( “Лужный” ) була. Анда күп еллар Галимҗанов Фазылҗан эшли. Беренче шофёр керәшен егете – Виталий була.Ул чыгышы белән Шәмәрдәннән авылыннан була.
1939 нчы ел –Совет - Фин сугышы. Бу сугышта безнең авылдан да катнашучылар була. Алар – Низамиев Хади, Җәләлиев Хуҗәхмәт. Низамиев Хади 1916 нчы елда туа, 1937 нче елда армиягә алалар, 2 ел хезмәт итә. 1939 нчы елның 31 нче сентябрендә Финляндия каршы сугыш башланып, 1940 нчы елның 13 мартында тәмамлана. Бу ике кеше дә сугыштан исән – сау әйләнеп кайталар. Ләкин Низамиев Хади абый гына инвалид булып кайта.
Ә 1941 – 1945нче елгы Бөек Ватан сугышын кем генә белми икән!?Бу сугыш авыл халкында котычкыч хатирәләр калдырган...Сугышка алу башлана. Таза, сау – сәламәт ир – егетләрнең барысын да фронтка алып китәләр. Авылда бары тик җыен карт – коры, бала – чага, хатын – кызлар кала. Монда тыл фронты җәелә. Бөек Ватан сугышында Курсабаш авылыннан барлыгы 74 кеше катнаша. Аларның исемнәре “Хәтер “ китабына язылган ,авылыбыздагы обелискка зур хөрмәт белән уелып язылган. Тыл хезмәтен үз иңнәрендә күтәрүче, тыл фронты батырлары барлыгы 45 кеше.Менә аларның кайберләре: Сәләхиева Бану, Зарипова Мәүлиха, Хәбирова Корбанбикә, Хәбибуллина Мәгузә, Шәйхетдинова Мәгүзә, Шәймуллин Нургаян, Шәймуллина Мәгышия, Җиһаншин Тимерша, Ахунҗанова Хәдичә, Газизуллин Габдулла, Миннегалиева Хаҗәрбикә.
Халык фронтка икмәк һәм бәйләгән әйберләр белән ярдәм итә.Халык шул чорда бик күп түләүләр түли.Заем элеккеге акчалар бепән – 25, 50, 100 сумлыклар белән .
Ит – 40 кг, йон, тире, йомырка – 150 штук, сөт – 250 л, бәрәңге – 3,5 ц.
Шул чорның иң белемле кешеләре кемнәр соң? Авылда мулла булып Галимов дигән кеше торган. Аның хатыны Камилә - абыстай булган. Авылда алар иң белемле саналганнар. Аларның Муллахан, Фәезхан һәм Хөзерхан исемле балалары булган. Шулай ук Төхвәтуллиннар гаиләсе дә укымышлы кешеләрдән саналганнар. Мәэзин Вәлиәхмәт абзый белеме белән башкалардан аерылып торган.Авыл үзенең оста гармунчылары белән дан тоткан. Алар: Гатауллин Галиулла, Гатауллин Галимҗан, Камалов Зиннур, Сабирҗанов Әгъләмҗан, Сабирҗанов Касыйм, Габделхаков Исхак, Җиһаншин Тимерша.Оста җырчылар да авыл халкының күңелен күргән. Шуларның берничәсе : Гарифуллина Миннебикә, Корбангалиева Люция, Гатауллин Галиулла, Вильданова Әнисә.
Авыл төрле һөнәр ияләренә дә бай. Тегүче Вильданов Сәлмән - Пүкәл, Утар, Сеҗе артельләрендә эшләгән, шулай ук Нәгыймов Муллаян да бик оста тегүче саналган.
Авыл тарихында пожарлар булган. Шуларның берсе 1930 нчы елда Пүчинкә урамында була.
1951нче елда колхоз эреләндерелә. Курсабаш авылы Өчиле авылы колхозлары берләштерелеп, колхозга “Яңа юл” исеме бирелә.
Халыкның көнкүреше көннән – көн яхшыра. 1957 нче елда гына авылда халык 17 яңа йорт сала. Өч хуҗалыкта мотоцикл була. 25 хуҗалыкта тегү машинасы, 90% хуҗалыкта радиолар кертелә; авыл халкы газета – журналлар ала башлый. 1970 нче елларда колхозда төзелеш эшләре киңәеп китә. Ул вакытта колхозда рәис булып Хисмәтов Нәфыйк эшли. Авылда яңа кибет, китапханә, көнкүреш хезмәте комплексы төзелә башлый. 1974нче елның сентябрь аенда Курсабаш авылы балалар өчен зур куаныч була, “Салават күпере” балалар бакчасы ачыла. 1978 нче елга кадәр, бакча колхоз карамагында тора. Бакча мөдире ҖиҺаншина Фәридә Мәликовна, тәрбияче Камалова Алсу Алтәфовна, җыештыручы Фәсхиева Фәния Әминовна иптәшләр бик тырышып эшлиләр. Балалар саны 12 була. Группа катнаш, балалар төрле яшьтә була. Хәтта бер яше тулмаган балаларны да кабул итәләр. Бакчаны җиһазлау өчен колхоз һәм авыл советы зур ярдәм итәләр. 1978 нче елның башында балалар бакчасы РОНО бюджетына күчә Бакчада эшчеләр саны арта . 1991 нче елда балалар бакчасы зурайтыла, яңа финский йорт өстәлеп салына. Бакчаның исеме дә “Кояшкай” дип үзгәртелә. Балалар бакчасы 2011 елда Курсабаш урта мэктэбе зданиесенэ кучерелде. 2012 елда “Кояшкай” балалар бакчасы модире лаеклы ялга киту сэбэпле 2012 елнын 1 августыннан балалар бакчасы модире итеп яшь белгеч Хабибуллина Голшат Рашатовна билгелэп куелды.
Мәгариф тарихына да күз салыйк. Революциягә кадәр Мансур абыйлар янында ир – балалар өчен мәдрәсә эшләгән. Мәдрәсәне Галим мулла салдырган һәм ул малайлары белән бергә ир – балаларга сабак биргән.
Ә кызлар Бибикамал һәм Камилә (Шахибай кызы) абыстайларда белем алалар. Элеккеге муллалар, абыстайлар белем бирүче төп көч булалар.
1917нче елдан соң, авылда җәдитчә уку кертелә. Аны мәдрәсәдә Муллахан мулла укыта. 1927 – 1929нче елларда Исхак исемле укытучы һәм аның хатыны Хөснурый апалар укыталар. Шул елларда яңа мәктәп салына. Яңа мәктәпне Исхак абый салдырган дигән фаразлар да бар. Ул мәктәп хәзерге амбар кырыенда, элеккеге май заводы урынында булган. Бина эчендә спортзал, ашханә һәм бүлмәләр урнашкан иде диләр. Ләкин ул мәктәп 1941нче елның Октябрь бәйрәме алдыннан техничкалар мич якканда ут чыга һәм янып бетә. Шуннан соң 1986нчы елда яңа салынган мәктәпкә кадәр, иске мәктәп урынында мәчет булып, 1- 4 класслар, ә 5 – 7 класслар Керәнне авылында, ә кайсылары хәзерге Ю. Утар балалар йортында, ТБУМда (тулы булмаган урта белем) укыйлар. ТБУМ 1945нчы елның 9нчы маенда ябыла һәм анда әти - әнисез калган ятим балалар йорты ачыла.Ул үзгәтелгәч, андагы укучылар Курсабаш мәктәбенә йөреп укый башлыйлар. 1949нчы елда Курсабаш мәктәбе мәчет урынындагы иске мәктәп бинасы каршындагы 2 катлы бина булып (аскы каты колхоз канцеляриясе, ә өске катында класслар) урнаша.
1948нче елда мәктәп җидееллык булган. Шул елларда соңыннан мәктәп директоры булган Әхкәмова Әнисә апа да, укытучы булып килгән. Сугыштан соң бик авыр еллар булган. Әмма укытучылар тырышып белем биргәннәр. 1952 – 1953 нче елларда мәктәп сигезъеллык итеп үзгәртелә. Анда шулай ук Әхкәмова Әнисә, Әминә, Сәрифә, Зәмзәмия, Сәгурә, Фәсхи, Хәсән, Сабира, Мөнәвәрә, Гәүһәр, Зарипова Рәйсә апалар эшләгәннәр.
Моңарчы мәчет бинасы итеп атап йөртелгән бинаны сүтеп, 1958 нче елда директор Камалов Әлтәф Фәритович җитәкчелегендә яңа мәктәп салынды.Директор Әлтәф абыйны Сабиров Әхмәт, ә аны Сабиров Хәмит Хафизовичлар алыштыра.
1960 – 1970нче елларда сигезъеллык мәктәптә (әле дә саклана) белем бирүче мөгаллимнәр: Сабиров Халит Хафизович, Әхкәмова Әнисә Имамиевна, Камалова Рәйсә Габдрахмановна, Хамидуллин Нарим Сәетович, Закирова Дания Якуповна, Идрисова Фаягөл, Шарипова Илсөяр, Садыйкова Разия, Галимова Сәүдә, Галиәхмәтова Фирая, Суфия апа, Мәүлетбаева Наилә, Сания апа, Мөстәһидә апа, Шакирҗанова Розалия, Фәхретдинова Раидә, Исмәгыйлева Гөлбостан, Ситдикова Хәния, Ситдиков Гаяз, Гөлсинә апа һәм Нурзидә апалар.
Сабиров Халиттән соң мәктәп коллективын Камалова Рәйсә Габдрахмановна, Закирова Дания Якуповна, Әхкәмова Әнисә Имамиевна,Салахиева Розалия Загриевна, 2011 ел уку елынна Шамилов Ильшат М. җитәкли .
1985 – 1986 нче еллардан бирле мәктәп директоры булып Сәләхиева Розалия Загриевна эшли. 1987нче елда авылда 192 урынлы ике катлы яңа мәктәп ачылды. Бүгенге көндә мәктәптә 80 укучы бала белем ала.Укучыларга 22 мөгаллим белем бирә.